Тинчурин театры Кама Тамагында һәм Лениногорскида спектакльләр күрсәтәчәк

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Бу көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләр белән Татарстанның 2 районына иҗади сәфәргә җыена.

20 апрельдә труппа Кама Тамагы район мәдәният йортында Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча куелган “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен күрсәтәчәк. Мелодрамада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Рөстәм Гайзуллин катнаша. Мелодраманың режиссеры – Исламия Мәхмүтова.

Уен-көлке, җыр-биюгә бай романтик рухтагы әлеге спектакльдә вакыйгалар “Мәхәббәт чишмәсе” янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне – Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып,  Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшә. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. 

26 апрельдә 19.00дә театр Лениногорск мәдәният йортында сезон премьерасы – Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян” спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакльдә театрның яшь артистлары Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин,  Айдар Фәтхрахманов катнаша. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. 

Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен нигезсез көнләшүләреннән  арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып  йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның бу начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була... Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка,  җыр-бию һәм комедияне берләштерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International