Сәйдәшев концертлар залы итальян җырларын тыңларга чакыра

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

22 апрель көнне 15.00дә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартетының “Шәм яктысында музыка” циклыннан “Италия бароккосы. Неополитан җырлары” концерты узчак. Программада Италия композиторлары А.Корелли, А.Вивальди, Н.Паганини музыкасы яңгыраячак.

Концертта Светлана Будилова (сопрано), Илдар Рәхимов (тенор), Андрей Иванушкин (тенор), Виталий Харисов (гитара, лютня), Эдуард Ахматов (клавишалы уен кораллары), Александр Бессонов (гобой) катнаша. “Италия бароккосы” атмосферасына лектор-музыка белгече Лилия Апакова күчерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International