18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Кадерле дуслар!

18 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда гомер кичерүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән өч объект бар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз.

Татарстан – икътисади, сәнәгый, спорт өлкәсендә гаять зур казанышлары булган өлкә генә түгел, ул әле мең еллык тарихи булган территория дә. Казан, Свияжск утрау-шәһәрчеге, борынгы Болгарда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу эшләре дәвам итә. Әлеге процесска Алабуга, Чистай һәм башка тарихи шәһәрләр дә кушыла. Реставратор, архитектор, археолог, тарихчы, туган якны өйрәнүчеләр,  мәдәният, иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре – мәдәни мирасны саклау калу белән шөгыльләнүче бөтен кешенең килешле эше нәтиҗәсендә быел яңа реставрацияләнгән объектлар ачыла. “Том Сойер Фест” фестивале, Болгардагы археологик мәктәп кебек волонтерлык хәрәкәтләре көчәя бар.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә мәдәни мирасны саклап калу белән шөгыльләнүче барлык белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һәр көнегез уңышлы, иҗади һәм күңелле үтсен!

Татарстан Республикасы мәдәният министры вазифаларын башкаручы Э.Р.Камалова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International