Казанда VII Халыкара Ладомир Хлебников фестивале ачыла

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Иртәгә Казанда Казан федераль университетының тарих музеенда 15.00дә VII Халыкара Ладомир Хлебников фестивале ачылачак. Фестивальне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Татарстан Мәдәният министры, Казан федераль университеты һәм Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән үткәрә. Мәдәни чара Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә уза.

Быелгы фестивальдә Россия һәм чит илләрдән Алексей Алёхин (Мәскәү), Хельга Ольшванг (Нью-Йорк, АКШ), Ефим Бершин (Мәскәү), Анна Гальберштадт (АКШ), Елена Черникова (Мәскәү), Слава Винтерман (Израиль), Вера Зубарева (АКШ), Виктор Есипов (Мәскәү), Лидия Димковская (Словения), Станислав Ливинский (Ставрополь), Сергей Шабуцкий (Германия), Санджар Янышев (Мәскәү), Владимир Иванов (Кострома), Наталия Елизарова (Мәскәү), Владимир Жбанков (Киев, Украина), Вера Хамидуллина (Чаллы), Денис Липатов (Түбән Новгород), Андрей Недавний (Ставрополь), Ольга Кузьмичёва-Дробышевская (Чаллы), Рәхим Гайсин (Алабуга катнаша).

Казан шагыйрьләре Лоренс Блинов, Глеб Михалёв, Натан Солодухо, Айрат Бик-Булатов, Наил Ишмөхәммәтов, Вера Хамидуллина (Чаллы), Вадим Гершанов, Лилия Газизова һәм башкалар да үз шигырьләрен укыячак.

19 апрель көнне Казанда Үзәк шәһәр китапханәсендә 10.30да “Бүгенге көн шигъриятендә вакыт һәм киңлек” темасына түгәрәк өстәл узачак. Ә 14.00дән 18.30га кадәр В.Аксенов Музей-йортында кунаклар белән иҗади очрашулар каралган.

20се көнне Алабугада КФУ пединститутында “Татарстанда музейлар язлары- 2018” акциясе кысаларында “Библиотөн” Бөтенроссия проектына чыгышлар узачак.

Шулай ук кунаклар Казан һәм Алабуганың тарихи урыннары белән дә танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International