Татар дәүләт филармониясендә Төмән филармония симфоник оркестры һәм пианиночы Дмитрий Маслеев чыгыш ясый

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

18 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Бөтенроссия филармония сезоннары” зур күләмле проекты кысаларында Төмән филармония симфоник оркестры һәм пианиночы Дмитрий Маслеев чыгыш ясый.

Төмән филармония оркестры – 2015 елда төзелгән 64 музыканттан торган яшь коллектив. Оркестр составына дәрәҗәле музыка уку       йортларын тәмамлаучылар, Россиянең төрле шәһәрләреннән Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары кергән. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Евгений Шестаков. Коллектив актив конөерт эшчәнлеген алып бара һәм бүгенге көндә оркестр репертуарында дөнья классикасының дистәләгән әсәре бар.

Пианиночы Дмитрий Маслеев – I премия лауреаты, Алтын медаль һәм 2015 елда XV Халыкара П.И.Чайковский исемендәге конкурсында камера оркестры белән Моцарт концертын башкарган өчен махсус бүләк иясе.

Искәртеп узабыз: “Бөтенроссия филармония сезоннары” – Россиянең бердәм мәдәни киңлеген булдыру өчен нигез буларак уйланылган. 2003 елдан башлап РФ Мәдәният министрлыгы белән Мәскәү филармониясе Россиянең бөтен территориясендә концерт эшчәнлеген торгызу һәм илнең һәм төбәгендә яшәүчеләр мәдәни  кыйммәтләрдән файдалану алсын өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иҗади проектны тормышка ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International