Тинчурин театры сәхнәсендә Нальчикның М.Горький исемендәге Дәүләт рус драма театры гастрольләре була

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Казанга тәүге тапкыр Нальчик шәһәренең Максим Горький исемендәге Дәүләт рус драма театры гастрольгә килә. Алар 20-24 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә биш спектакль күрсәтәчәк, аларның икесе – балалар өчен. Иҗади сәфәр РФ Мәдәният министрлыгы һәм Кабардин-Балкар Республикасы ярдәме белән “Зур гастрольләр” Федераль программасы буенча оештырылган.

20 һәм 23 апрель көнне Нальчик театры Казан тамашачыларына М.Камолетти пьесасы буенча «Семейный ужин с любовным гарниром» комедиясе күрсәтәчәк. Спектакльне сәхнәгә режиссер Грант Каграманян куйган.

Ә 21 апрель көнне М.Мейо һәм М.Эннекен пьесасы буенча «Моя жена – лгунья» комедиясен тәкъдим итә. Ә 22 һәм 24 апрельдә труппа Н.Птушкина пьесасы буенча куелган “Рождественский романс” спектаклен күрсәтәчәк. Сәхнәгә куючы режиссер – РФ һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мусалим Кульбаев.

Яшь тамашачыларга исә Наталья Сининаның “Кто украл светофор?” һәм С.А.Ильницкийның “Настоящая принцесса” спектакльләре тәкъдим ителә. Аларны сәхнәгә режиссер Элеонора Успаева куйган. Балалар спектакльләре 21 һәм 22 апрель көнне көндез куела.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International