Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Казан метросында флешмоб оештырды. Шул рәвешле алар Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны театрның яңа бинасына чакырды.
Артистлар Сукно бистәсеннән башлап Җиңү проспекты станциясенә, аннан Авиатөзелеш станциясеннән Сукно бистәсенә кадәр җыр, бию белән пассажирларның күңелен күрде. Шулай ук пассажирлар белән фотога төште.
Кариев театры бинасы 26нчы апрельдә – Г.Тукай туган көнендә тантаналы рәвештә ачыла. Билетлар инде сатыла башлады.
Ачылыштан соң, 16:00 сәгатьтә тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.ДиКамилло) спектаклен күрсәтәчәк.