Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулуны билгеләп үтә

2018 елның 13 апреле, җомга

14 апрель көнне 17.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры солисты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Мөнир Якуповның концерты узачак. Ул җырчының иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышлана.

Концертта Татарстанның халык артисткасы Юзефина Сокольская (фортепиано) һәм халыкара конкурслар лауреаты Айсылу Сальманова (сопрано) катнашачак. Программада татар, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International