Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Кострома өлкәсе делегациясе белән очрашты

2018 елның 13 апреле, җомга

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Кострома өлкәсе Мәдәният департаменты җитәкчесе Елена Журина җитәкчелегендә килгән делегация булып китте. Алар белән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин очрашты. Очрашуда Кострома өлкәсе Дәүләт филармониясенең Дәүләт халык кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Владимир Сорожкин, “Өлкә Халык иҗаты йорты” Дәүләт бюджет учреждениесе директоры Людмила Тарабрина, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, профильле бүлек җитәкчеләре катнашты.

Кунаклар Казан Кремле, Милли музей, реконструкциядән соң ачылган Мәдәният йортлары белән танышудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Людмила Трабрина сүзләренчә, аларга музейдагы интерактив күргәзмәләр, андагы балалар белән эшләү тәҗрибәсе аеруча ошаган. Алар бу тәҗрибәне үзләрендә дә файдаланырга тели.

Кострома өлкәсе Мәдәният департаменты җитәкчесе Елена Журина Татарстанда тормышка ашырыла торган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты белән кызыксынуларын белдерде. Аның фикеренчә, бу барлык өлкәләр өчен дә кирәкле проект.

Кострома өлкәсе Дәүләт филармониясенең Дәүләт халык кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Владимир Сорожкин исә Татарстан Республикасы белән хезмәттәштек Мәдәният көннәре белән генә чикләнеп калмасын иде дигән теләк белдерде. Чөнки ике якның да бер-берсенә күрсәтерлек мәдәни казанышлары шактый.

Искәртеп узабыз: Бүген Татарстан Республикасында Кострома өлкәсе Мәдәнияте көннәре ачылды. Зур мәдәни чара 2015 елда имзаланган Татарстан Республикасы һәм Кострома өлкәсе арасындагы Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турынданы Хөкүмәтара килешүне тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

Бүген 14.00дә “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы “Кострома җире сәнгате” күргәзмәсе ачылды. Аның белән ике көн танышып булачак. Керү – бушлай.

Кич 18.00дә Кострома өлкәсе Дәүләт филармониясенең Владимир Сорожкин җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестры “Сезнең өчен иң яхшысы” программасы белән чыгыш ясаячак. Концерт Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе сәхнәсендә уза.

Ә иртәгә исә,  17.00дә Тинчурин театрында А.Н.Островский исемендәге Кострома дәүләт драма театры А.Н.Островскийның «Не было ни гроша, да вдруг алтын» спектаклен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International