Татарстан Мәдәният министрлыгында Алтай крае делегациясе булып китте

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Алтай краеның мәдәният һәм архив эшләре идарәсе җитәкчесе Елена Безрукова белән очрашты.

ТР Мәдәният министрлыгында узган очрашуда министр урынбасары Гүзәл Шәрипова, профильле бүлек җитәкчеләре, Алтай крае ягыннан - В.С.Золотухин исемендәге Алтай дәүләт балалар һәм яшьләр театры директоры Ирина Лысковец катнашты.

Татарстан Республикасы һәм Алтай краеның мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеге Хөкүмәтара Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү, шулай ук Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасындагы Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыру турындагы килешүне тормышка ашыру чаралары планы кысаларында гамәлгә ашырыла.

2016 елда Әлмәт татар дәүләт драма театры Барнаулда узган В.С.Золотухин исемендәге II Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә катнашты. Быел әлеге фестивальдә Әлмәт татар дәүләт драма һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрлары катнаша.

Хезмәттәшлек кино линиясе буенча да алып барыла. Әйтик, 2017 елда XIX Бөтенроссия Шукшин кинофестивале программасына Татарстанда төшерелгән 2 фильм кергән. Алар Рөстәм Рәшитовның “Тапшырылмаган хатлар” тулы метражлы картинасы һәм Оксана Синчугованың “Блудный сын” кыска метражлы уен фильмы. Очрашуда кунакларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында сөйләделәр.

2-6 май көннәрендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Сказка” Алтай дәүләт курчак театры Татарстанның яшь тамашачыларына «Денискины рассказы», «Серебряное копытце», «Маша и медведь» спектакльләре күрсәтелә. Ә 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Алтайга җавап сәфәре кылачак.

 

Ирина Лысковец В.С.Золотухин исемендәге Алтай дәүләт балалар һәм яшьләр театры белән дә алмаш гастрольләр кылырга тәкъдим итте.

Бүгенге көндә Алтай краенда Татар төбәк милли- мәдәни мохтарияте эшли. Ел саен Татарстан Республикасы дәүләт ярдәме белән Барнаулда Сабан туе бйәрәме үткәрелә. Быел ул июнь аенда узачак.

Бу җәйдә Алтай крае халык сәнгать кәсепчелеге осталарын Алабугада узачак Спас ярминкәсендә көтәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International