Казанда республика һәм муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре җыела

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстанның республика һәм муниципаль китапханәләре директорлары еллык киңәшмәсе ачылды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР Дәүләт бюджет  мәдәният учреждениесе оештыра. Киңәшмә кысаларында «Ел китабы – 2016» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы,  шулай ук «Гомум файдаланудагы китапханәләрне яңарту юнәлешләре. Хәзерге китапханәләр һәм аларга заман таләбе» дигән темаган төбәкара семинарын үткәр дә каралган.

 ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында  «Ел китабы–2016» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ә кич белән киңәшмәдә катнашучылар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдиновның «Бәйрәм белән, кызлар! Комедиясен, В.И.Качалов исемендәге Казан Академия рус Зур драма театрында А.Н.Островскийның «Глумов» спектакльләрен карый.

Иртәгә Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында киңәмәнең пленар өлеше үтә. Анда  «Әйдәп баручы» һәм «Иҗади эзләнү» республика конкурслары җиңүчеләренә Дипломнар һәм конкурста катнашучыларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары, туган төбәкне өйрәнү юнәлешендәге «Татарстан – уртак йортыбыз» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү һәм конкурста актив катнашучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Рәхмәт хатларын тапшыру булачак.

Аннары чара «Гомум файдаланудагы китапханәләрне яңарту юнәлешләре. Хәзерге китапханәләр һәм аларга заман таләбе» төбәкара семинары белән дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International