Татарстан җыр һәм бию ансамбле юбилей турына китә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Идел буе, Урал һәм Себер шәһәрләре буенча гастрольгә чыга. Беренче концерт Уфада узса, соңгысын Түбән Варта шәһәрендә күрсәтәчәкләр. Гастрольләр ансамбльнең 80 еллыгына багышлана.

Концертларда 80нән артык хор, бию төркемнәре артистлары, оркестр музыкантлары катнашачак. Артистларга автобусларда 10 000 чакрымнан артык юл узарга туры киләчәк. Чыгышларга билетлар бер ай алдан сатылып беткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International