Татарстан “Мәдәни минимум” Бөтенроссия акциясенә кушыла

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

15 апрель Халыкара мәдәният көнендә Россия төбәкләрендә “Мәдәни минимум” Бөтенроссия акциясе узачак. Аның кысаларында күргәзмә, концерт, спектакльләрне, шулай ук заманча актуаль сәнгать күргәзмәләрен бушлай карау мөмкинлеге бирелә.

Татарстанда әлеге акциягә ТР Дәүләт милли сынлы сәнгать музее, “Хәзинә” Милли сәнгать галереясе, Ислам мәдәнияте музее, Чистай дәүләт тарихи архитектур һәм әдәби музей-тыюлыгы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы Немец йорты катнашачак.

Акцияне Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән берлектә Роскульцентр оештыра.

“Мәдәни минимум” акциясендә катнашучы мәйданчыклар:

1. “Гаҗәеп үткән белән очрашуга” интерактив экскурсиясе, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасы (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 64);

2. Наилә Кумысникованың “Күн мозаикасы” күргәзмәсе, “Хәзинә” Милли сәнгать галереясе. (Казан Кремле, “Хәзинә” музей комплексы, 3 подъезд);

3. Рөстәм Мөхәммәтҗановның “Тылсымлы дөньясы”, Ислам мәдәнияте музее. (Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете);

4. “Минем бәхетле балачак” күргәзмәсе буенча интерактив экскурсиясе, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы (Чистай шәһәре, Карл Маркс урамы, 31);

5. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Идел” фестивале лауреатлары концерты (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 73, 17.00)

6. Татарстан Республикасы Немец йорты карамагындагы киноклуб кысаларында фильм күрсәтү (Казан, Карл Маркс урамы, 26. 17.30).

7. “Киртәләрсез кино” кинофестивале кайтавазы”, “Мир” кинотеатры (Казан, Достоевский, 30).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International