Кариев театрында күптән көтелгән вакыйга - театр яңа бина ачылышына чакыра

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

26нчы апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак.

26нчы апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.

Гомумән, яңа бинага күчкәч, премьералар күп булачак. Россиянең атказанган һәм  Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан  «Супер кияү» (Т.Миңнуллин)  спектаклен, театрның беренче көннәреннән иҗат иткән Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена чыккан «Кичер мине, әнкәй» (Р.Батулла) спектакле дә премьера итеп тамашачыларга тәкъдим ителә.

Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» (Х.Ибраһим) өр-яңа  бенефис-спектаклен 28 апрельдә күрергә мөмкин булачак. Спектакль Владимир Гуркинның “Любовь и голуби» әсәре буенча куела.

Тантаналы ачылыш 26 апрельдә Петербург урамы 55б адресы буенча узачак.

12нче апрельдән Кариев театрында билетлар сатуга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International