«Сез әле мине белмисез…»

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

16 нчы апрель 17.00дә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу булачак.

Тамашачы күңелендә юмор остасы буларак, көлкеле образлар тудыруы белән урын алган Раил Садриев әлеге кичәдә бөтенләй башка яктан ачылачак.

Шигырьле-моңлы, шул ук вакытта бераз юморлы моноспектакльдә Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак.

Матурлыкны күрә һәм ярата белүче Раил Садриевның чыгышлары Интернет дөньясында да бик популяр – ул Арчадан Гөләра Шәрипованың «Тормыштан зарланмыйк» шигырен бөтен дөньяга танытты.

Актер, режиссер һәм, гомумән, сәхнә остасы белән аралашу һәркемгә кызыклы булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International