Казанда Рудольф Гуммерт исемендәге II Халыкара конкурс үтәчәк

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

19-22 апрель көннәрендә И.В.Әүхәдиев исемендге Музыка көллиятендә Рудольф Гуммерт исемендәге II Халыкара яшь башкаручылар конкурсы (“фортепиано” белгечлеге буенча) үтәчәк.

Бәйгене Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте гамәлгә куйган.

Конкурс 19 апрель көнне 12.00дә Казан музыка көллиятендә ачыла. Катнашучыларны тыңлап карау 14.00дә башлана.

Иҗади бәйгедә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укучылары (10 яшьтән өлкәнрәк), урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары (25 яшькә кадәр) катнаша. Быел конкурска Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Киров, Саранск, Йошкар-Ола, Казан, Алабуга, Чаллы, Арча, Түбән Кама һәм Алматадан (Казакъстан) 63 яшь музыкант катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International