18-20 апрель көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Иди и смотри” V Халыкара студентлар кыска метражлы кино-теле фильмнар фестивале узачак. Фестиваль бишенче ел рәттән студентларның милләтара һәм халыкара мөнәсәбәтләрен саклап калу һәм ныгыту, иҗади һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, кино сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелеп килә.
Фестиваль программасы өч көнгә исәпләнгән. Аның програмасында остаз дәресләре, фильмнар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү каралган. Чарада югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, укучылар катнаша.