IX «Яңа караш» Бөтенроссия социаль реклама конкурсына эшләр кабул ителә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

IX «Яңа караш» Бөтенроссия социаль реклама конкурсында катнашучыларны теркәү башланды. Әлеге бәйге 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган социаль реклама өлкәсендәге яшьләр проекты.

Конкурсны “Яшьләр дөньясы” төбәкара иҗтимагый фонды оештыра.

Эшләр конкурсның рәсми сайтында (www.tvoykonkurs.ru) 20 сентябрьгә кадәр “социаль плакат” һәм “социаль видеоролик” номинацияләре буенча кабул ителә. Анда 14тән 30 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Тулырак мәгълүматны http://tvoykonkurs.ru/about/docs сылтамасы буенча кереп табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International