Туган көнең белән, музей!

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрель көнне Татарстан Республикасы Милли музее туган көнен билгеләп үтә. 123 ел элек Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музее ачылган. Шул көннән ТР Милли музееның тарихы башланган. Аның фондлапрында уникаль тарих һәйкәлләре, сәнгать әсәрләре, Идел буе һәм дөньяның башка илләре халыкларының мәдәният һәм көнкүреш предметлары саклана.

Бүген кунакларны тематик экскурсияләр, остаз дәресләре, халык сәнгать кәсепчелеге ярминкәсе, шулай ук “Ренессанс” Камера оркестры һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеннән музыкаль программа көтә.

14.00дә “Бүләкләр бирү көннәре” хәйрия акциясе тантаналы төстә ябыла. Биредә бүләкләрне “Иң борынгы”, “Предмет-легенда”, “Раритет”, “Предмет-мемория” номинацияләрендә билгеләп үтеп, “Экспонатлар парады” күргәзмәсендә тәкъдим итәчәкләр.

Соңрак бәйрәм торты белән чәй табыны көтә, аннары тантана “Җырлыйк, дуслар!” дигән музыкаль программа белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International