Татарстан вәкилләре Тыва Республикасында узачак Халыкара этномузыка симпозиумында катнашачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

22-24 июньдә Тыва Республикасында “Хоомей (тамак белән җырлау) – Үзәк Азия халыклары мәдәнияте феномены” дигән темага VII Халыкара этномузыка симпозиумы узачак.
Симпозиумны Дәүләт Россия халык иҗаты йорты, Тыва Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
Чарада Татарстан, Башкортстан, Алтай, Хакасия, Бурятия, Якутия, Чукотка, Шория, Тыва, Калмыкия республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск, Новосибирск шәһәрләре, Бөекбритания, АКШ, Япония, Франция, Германия, Норвегия, Финляндия, Кытай Халык Республикасы вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Симпозиум фәнни-гамәли өлештән һәм тамак белән җырлаучылар конкурсыннан тора.
Чарада катнашырга теләүчеләргә 20 апрельдән дә соңга калмыйча kyrgys@gmail.com электрон адресына яки 667000 ТР, Кызыл шәһәре, Ленин урамы,7нче йорт адресына гариза юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International