Язучы - прозаик Госман Гомәрнең тууына 85 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була

2018 елның 30 марты, җомга

9  апрель көнне 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев һәм Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Шәрәфле аксакал” медале иясе Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилей кичәсе үткәрелә. Язучыны тәбрик итәргә якташлары, фикердәшләре, иҗатташлары киләчәк. Җырчылар фикерләрен татар моңы аша җиткерергә ниятли.

Кичәне танылган язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин алып бара.

Язучы Госман Гомәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхес. Татар вакытлы матбугатен үстерүгә 70 елга якын гомерен  багышлый. Заманында Республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөри, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачып җибәрүдәге тырышлыкларын да әйтми мөмкин түгел. Рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы.

Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә дәһшәтле Сталинград сугышында аяусыз батырлык  күрсәткән милләт балалары язмышы сүрәтләнә. Укучыларны “Шаһмиран”, “Юлбарыс тырнагы”, “Мөһер” һәм башка повесть, бәяннары  белән   сөендерә. Ә иҗатының таҗы – “Даһилар мөнбәре” җыентыгы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International