ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее XX-XXI гасырлардагы ил сәнгате турында сөйләшергә чакыра

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

31 март көнне 15.30да Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда XX-XXI гасырлардагы ил сәнгатенә багышланган лекцияләрнең икенче өлеше башлана.

Бу көнне биредә сәнгать тарихчысы, сәнгать белем кандидаты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты тарих факультетының Рус сәнгате тарихы кафедрасы доценты Сергей Хачатуров лекциясе узачак. Ул “Модерн стиле”нә багышлана. Лектор модерн стиле барлыкка килү турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International