7 апрельдә Казанда VIII Халыкара “Рахлин сезоннары” фестивале ачыла

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

7 апрельдә Казанда VIII Халыкара “Рахлин сезоннары” фестивале ачыла. Ул танылган совет дирижеры, Татарстан оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, СССРның халык артисты Натан Григорьевич Рахлин истәлегенә багышлана. Ул Казанга композитор Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча килгән булган һәм Татарстан Дәүләт оркестры белән 1966 елдан 1979 елларга кадәр идарә иткән.

Халыкара фестиваль кысаларында традиция буенча Көнбатыш Европа һәм рус музыкасы яңгыраячак. Фестиваль концертлары 7,11,14,17 һәм 20 апрельдә узачак. Бу көннәрдә өч дирижер – фестивальне оештыручы, ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский, Кристофер Чен һәм Константин Чудовскийны күреп булачак. Солистлар - унөч яшьлек пианиночы, күп санлы премияләр лауреаты, халыкара музыкаль фестивальләрдә катнашкан Дмитрий Ишханов; иң талантлы скрипкачыларның берсе Сергей Крылов, күп санлы халыкара музыкаль фестивальләрдә җиңү яулаган пианиночылар Лукас Генюшас һәм Павел Нерсесьян; немец виолончелисты Даниэль Мюллер-Шотт, органчы, Мәскәү консерваториясе профессоры Евгения Кривицкая. Фестивальнең соңгы көнендә француз пианиночы Люк Дебарг чыгышы көтелә.

Фестивальне Д.Д.Шостаковичның Сигезенче симфониясе ачачак. Шулай ук сәхнәдә Л. Бетховен, К. Дебюсси, П. Чайковский, М. Равель, В. Моцарт әсәрләре дә яңгыраячак. Быелгы фестивальдә беренче тапкыр А.Дворжакның Җиденче симфониясен дә ишетеп булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International