Иртәгә Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә

2018 елның 27 марты, сишәмбе

РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 28 март Кемерово шәһәрендә урнашкан “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларга бәйле рәвештә, Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта ил башлыгының матбугат хезмәте белдерә.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык концертлар, спектакльләр һәм башка күңел ачу чаралары кичектерелә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә һәм театр-тамаша учреждениеләренә тиешле күрсәтмәләр җибәрелде.

Шул исәптән, 28 мартка ниятләнгән А.М.Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар да кичектерелә.

Булмый калган чараларның кайсы көннәргә күчерелеүе турындагы мәгълүмат мәдәният учреждениеләре сайтларында өстәмә рәвештә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International