Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе лауреатлары игълан ителде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген, Халыкара театр көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елгы “Тантана” театраль премиясе лауреатлары игълан ителде.

Искәртеп узабыз: “Тантана” премиясе ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан сигез ел элек гамәлгә кертелгән иде. Ул ел саен конкурс нигезендә республиканың драма, музыкаль һәм курчак театры вәкилләренә тапшырыла килә. Аны Россиянең “Алтын битлек” премиясенең төбәк аналогы дип атарга да мөмкин. Бәйге 12 номинациядә үткәрелә. Һәр номинациядә җиңү яулаучыга 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Быел премиянең жюри составында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Казанның танылган театр белгече, Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, сәнгать белеме кандидаты Рауза Солтанова, театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко, ТР Театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы Адилә Хәйбуллина, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, музыка белгече, журналист, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова, театр белгече Гөлшат Фәттахова, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов кергән иде.

 Премия лауреатлары:

Дебют

Чаллы дәүләт татар драма театры, Гөлинә Минһаҗева, Илсөяр  - “Яратылмый калган ярлар”, Б.Сәлахов.

Иң яхшы эпизодик роль

Буа дәүләт драма театры, Гөлзадә Кәмәртдинова, Шәйдуллина Зөһрә – “Һәйкәл”, В.Жеребсов.

Курчак театрының иң яхшы актеры

Чаллы дәүләт курчак театры, Мингажева Ева, Ана – “Сказка северного ветра”, Р.Мусаев, Тиен, Куян, Кояш – “Солнышко и снежные человечки”, румынь халык әкияте буенча.

Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль

“Сфорцандо” фонды, Айсылу Нуруллина, Анна Франк - “Письма Анны Франк”, Г.Фрид.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Вәзилә – “Әтәч менгән читәнгә”, А.Гыйләҗев, реж. Ф.Бикчәнтәев.

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле

В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры, Илья Славутский, Григорий Лукьянович Чарнота – «Бег» М.Булгаков, реж.А.Славутский.

Актерлар ансамбле өчен

“Мастеровые” рус драма театры, барлык башкаручылар, «Старики дураки» А.Арбузов, реж.Д.Хөснияров

Иң яхшы хатын-кыз роле

Әлмәт татар дәүләт драма театры, Мәдинә Гайнуллина, Медея – «Медея» Х.Мюллер, реж. Э.Шахов

Иң яхшы ир-ат роле

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Искәндәр Хәйруллин, Тайфур Кормаш – «Ак калфагым төшердем кулдан», И.Юзиев, реж. Ф.Бикчәнтәев

Балалар өчен их яхшы спектакль

Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» К.Дикамилло.

Ел вакыйгасы

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, «Иблис»  Г.Джавид, реж. Сергей Потапов, пластика буенча реж. Н.Батулллин, премьера 2017 елның 13нче октябрендә булды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Әтәч менгән читәнгә» А.Гыйләҗев, реж.Ф.Бикчәнтәев, премьера 2017 елның 1нче декабрендә булды.  

Намус һәм дәрәҗә (Һөнәргә тугрылык өчен)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Исламия Мәхмүтова.

ТР Мәдәният министрлыгының махсус дипломы

“Әкият” Татар дәүләт курчак театрына;

“Угол” иҗат лабораториясенә.

Сәхнә” театр журналының махсус бүләге

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актеры Фаяз Хөсәеновка бирелде.

“Театр - балаларга” федераль партия проекты җәмәгать советының махсус дипломы

Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры Камил Гатауллинга.

“Кече шәһәрләр театрлары” федераль партия проекты җәмәгать советының махсус дипломы

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Зилия Закировага.

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус дипломы:

Буа дәүләт драма театры актеры Илфир Солтановка.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе әзерләгән махсус бүләк

“Әлиф” актуаль социаль-сәнгать проектын тормышка ашырган өчен”  “Иҗади мохит” мәдәни башлангычлар фондына бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының "Ромео һәм Джульетта" (С.Прокофьев) спектаклендәге Джульетта партиясе өчен Аманда Гомес бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International