Бүген Казанда VI L'arte del arco Халыкара фестивале ачыла

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

 

Бүген Казанда VI L'arte del arco Халыкара фестивале ачыла. Фестивальне оештыручылар – Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән ТР Мәдәният министрлыгы Казанга янә дөньякүләм танылган солистларны чакырган.

 Татарстан беренче тапкыр Хорватия виолончелисткасы Моника Лесковар, фестивальдә Греция һәм Польшаны тәкъдим итүче Ирмина Тринкос чыгыш ясаячак. Шулай ук дөнья һәм Европа сәхнәләрен шаулаткан Россия музыкантлары Никита Борисоглебский белән Денис Шаповалов та чакырылган.

Бүген фестиваль программасын иң яшь катнашучы  - Бөекбританиядән килгән иң яшь скрипкачы Лея Чжу ача, аны “Скрипка принцессасы” һәм “XXI гасыр могҗизасы” дип тә атыйлар. Ә концертның икенче бүлегендә сәхнәгә Россия скрипкачысы Родион Замуруев чыгачак.

Искәртеп узабыз: фестивальнең концертлары традиция буенча Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда узачак. Барлык шәһәрләрдә дә музыкаль премьералар яңгыраячак, ә фестивальдә катнашучылар Казанда яшь музыкантлар өчен бушлай остаз дәресләре бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International