ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республикада музыка сәнгатен үстерү турында сөйләштеләр

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте, анда депутатлар республикада музыка сәнгате үсеше турында фикер алышты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Утырыш алдыннан комитет әгъзалары Казан музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясендә булды, аларда республиканың музыка өлкәсе өчен профессиональ кадрлар әзерләү торышы белән танышты.

Утырышны ачып, комитет рәисе Разил Вәлиев музыка сәнгатенең милли бердәйлекне билгеләүче факторларның берсе булуын билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республикада музыка сәнгатен үстерүнең дәүләт программасы эшләнә, - дип белдерде ул. – Без программага кертү өчен профессиональ берләшмәләр, депутатлар корпусы тәкъдимнәрен җыеп гомумиләштерергә тиешбез”.

Утырышта төп доклад белән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгыш ясады. Ул музыка сәнгатен үстерүдә республиканың уңышлары турында сөйләде һәм юнәлешнең төп проблемаларын атады.

Фикер алышуларда депутат Ирек Шәрипов, комитет карамагындагы экспертлар советы җитәкчесе Индус Таһиров, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров, консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина, Казанның 1нче балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International