15-16 март көннәрендә Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге Бөтенроссия конкурсы узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәге, Н.Г.Җиһановның мемориаль музей-фатиры гамәлгә куйган бәйге танылган татар композиторы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салган Нәҗип Җиһановның якты истәлегенә багышлана.
Конкурс Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә уза. Ул 10.00дә башлана.