Иртәгә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты уза

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

21 февраль көнне Татарстан Халыклар дуслыгы    йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узачак.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты артистлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ТРның атказанган артисты Марат Кадыйров җитәкчелегендәге Эстрада оркестры “Дөнья халыклары музыкасы” дигән уртак концерт программасын тәкъдим итә. Программага ил һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары кергән.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясен ТРның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” уен кораллары ансамбле, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, ТРның атказанган артистлары Марсел Вәгыйзев белән Вадим Захаров һәм Рәфинә Ганиуллина тәкъдим итә.

Концерт 14.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International