Эшләүче яшьләрне “Татарстан киләчәген бергә төзибез!” республика конгрессында катнашырга чакыралар

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

9-11 мартта “Татарстан киләчәген бергә төзибез!” Эшләүче яшьләрнең республика стратегик конгрессы узачак. Ул тармакны камилләштерү һәм аны алга таба перспективалы үстерүгә йөз тота.

Конгрессның төп миссиясе – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарына аерым сегмент һәм икътисад сегментларына их яхшы идея/проектларны җыю, анализлау, синтез, эшкәртү һәм презентацияләү.

Конгрессның төп спикерлары танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, мәдәният, сәнгать һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, танылган спортчылар һәм башкалар булачак.

Конгресста катнашу өчен теге яки бу тармак эшенең аерым юнәлешләрененең перспективалы үсешенә булыша торган проектны proekti.tatar платформасына тәкъдим итәргә кирәк.

Бәйгедә 30 яшькәчә булган егетләр һәм кызлар катнаша ала. Тулырак мәгълүматны proekti.tatar сайтына кереп белергә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International