Казанда LIAF-2018 Лондон халыкара анимация фестивале узачак

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

23-27 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында LIAF-2018 Лондон халыкара анимация фестивале узачак.

LIAF-2018 Лондон халыкара анимация фестивале – ун еллык тарихы булган иң эре халыкара фестивальләрнең берсе. Казанда беренче тапкыр фестивальнең соңгы конкурс программасының  иң яхшы 12 фильмы күрсәтеләчәк.

Фестивальне  “Кино вакыты” кинопроектларга ярдәм итү һәм киночаралар оештыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International