Татарстан балалар иҗат коллективлары Санкт-Петербургта узачак «Табуретка» фестивалендә катнаша ала

Татарстанның  иҗади балаларын IX «Табуретка» Бөтенроссия балалар театраль-шигъри фестивалендә катнашырга чакырлар. Ул көз көне Санкт-Петербургта узачак. Фестивальдә төрле юнәлештә эшләүче 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр театраль коллективлары, шул исәптән музыкаль, драматик, курчак театрлары катнаша ала.

Оештыручылар сүзләренчә, «Табуретка» фестивале балалар үзләренең спектакльләрен Россиянең танылган режиссерлары һәм актерларына күрсәтә ала торган бәйрәм. Финалга чыгучыларга Санк-Петербургның төп театраль мәйданчыкларында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 1 марттан 1 июльгә кадәр кабул ителә, сайлап алу туры 1 майдан 1 августка кадәр үткәрелә. Фестивальнең финалы «Зазеркалье» балалар музыкаль театрында узачак.

Тулырак мәгълүматны taburetkafest.ru. сайтында табып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования