XXXVI Шаляпин фестивален "Набукко" операсы премерасы ача

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт театрында Дж. Вердиның “Набукко” премьерасы белән XXXVI Шаляпин исемендәге Халыкара фестиваль ачыла. Атаклы җырчының тууына 145 ел тулуга багышланган фестиваль 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль кысаларында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт узачак, аларда Россия, АКШ, БДБ, Европа һәм Азия илләреннән чакырылган 50дә артык җырчы һәм дирижер, шулай ук солистлар, оркестр, хор, балет, театрның мимик ансамбль артистлары, Казан хореография училищесында белем алучылар һәм «Delizia» балалар хоры катнаша.

Премьера спектакле Шаляпин фестивалендә 1 һәм 2 февральдә күрсәтеләчәк. Премьераларда төп партияләрне Борис Стаценко (Германия), Андрей Валентий (Беларусь Республикасының Зур театры), Геннадий Ващенко, Сергей Ковнир, Оксана Крамарева (Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли Операсы), Дарья Рябинко (Красноярск дәүләт опера һәм балет театр), Регина Рөстәмова, Александр Трофимов (Мария театры), Антон Иванов (Мәскәү), Зоя Церерина, Айдар Нургаянов, Ирек Фаттахов, Венера Протасова, Гөлнора Гатина (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт театры) башкара. Спектакль башланганчы кереш сүз белән СССРның халык артисты Владимир Васильев чыгыш ясаячак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International