"Созвездие-Йолдызлык" фестивале яңа сезонга әзерлекне башлый

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанда һәм Теләчедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында һәм Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе химаясендә уза торган "Созвездие-Йолдызлык" Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале педагоглары һәм жюри әгъзалары остаз дәресләре үткәрә.

Көннең беренче яртысында Казанның “Сдвиг” театрында фестивальнең жюри әгъзасы һәм гала-концертларны алып баручы, ТРның атказанган артисты Дмитрий Платонов остаз дәресе бирәчәк. Ул быел фестивальдә “Конферанс” номинациясендә чыгыш ясаучылар белән үз осталыгын уртаклашачак.

Теләче Мәдәният йортында 16.00дә Теләче һәм якындагы районнардан сайлап алу турларында катнашучылар һәм аларның педагогларын көтәләр. Алар өчен фестивальнең бөтен номинацияләре буенча дәресләр узачак.

Быел фестивальнең төп этабы традиция буенча зона сайлап алу турларыннан башлана, алар 25 февральдән 30 мартка кадәр Татарстан шәһәрләре һәм районнарында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International