Казанда күрү сәләте бозылган балалар өчен махсус кино күрсәтелә

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

30 гыйнвар көнне 17.00дә “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы күрсәтеләчәк.

“Жили-были мы” гаилә фильм-әкияте Сергей Михалков исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты булган “Хрустальный ключ” повесте буенча төшерелгән.

Россия Федерациясенең “2011-2015 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2012 елдан башлап Татарстанда тифлокомментарияле һәм субтитрлы фильмнар Россия кинематографиясе үзәге базасы  - “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International