“Анатолий Александрович Иванов: йөрәк хәтере”

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1 февраль көнне 16.00дә ТР Милли музеенда “Хәтер китабы” редакциясе” баш мөхәррире, ТР Милли музееның гыйльми советы әгъзасы Анатолий Ивановны искә алуга багышланган кичә була.

25 ел дәвамында ул Татарстани Республикасы “Хәтер китабы”ның алыштыргысыз мөхәрирре булды. Аның җитәкчелегендә 100дән артык төрле басма әзерләнде. Күп еллар буе ТР Милли музее белән хезмәттәшлек итте – Гыйльми Совет составына керде. Хәрби тематика буенча оештырылган музей күргәзмәләренең даими консультанты булды, түгәрәк өстәл һәм очрашуларда катнашты.

Бу кичтә музейда А.А.Ивановның дуслары һәм хезмәттәшләре  җыелачак. Күргәзмәдә аның гаилә архивында сакланган фотосурәтләрен, монографияләрен һәм китапларын күреп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International