30 гыйнвар көнне Татарстан Табигый тарих музеенда “Тыюлыклы Россия. Командор утраулары” фотокүргәзмәсе ачыла. Ул Россиядә тыюлыклар системасы оешуга 100 ел тулуга багышланган экспозицияләр сериясен дәвам итәчәк.
Командор дәүләт табигый биосфера тыюлыгы - Россиянең иң зур диңгез тыюлыгы. Ул Тын океанның төньяк өлешендә, Камчатка ярымутравыннан ерак түгел, Командор утрауларында һәм Беринг диңгезе һәм Тын океан акваториясендә урнашкан.
Командор тыюлыгы турындагы гаҗәеп һәм кабатланмас фоторепортажның авторы Мария Бондарь – Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул рус теле һәм әдәбияты укыта, ә буш вакытын илебез буйлап сәяхәт итүгә багышлый.
Күргәзмәгә керү бушлай. Ул 2018 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк.