25 гыйнвар көнне 16.00дә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать залында Уфа рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Флюр Исмәгыйлевның “Мишар Фельдери легендалары” дигән күргәзмәсе ачыла.
Флюр Исмәгыйлев – 2014 елда узган “Алабуга. Кошлар шәһәре” IX Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашкан иде. Музей-тыюлыкның фонд коллекциясендә аның өч эше саклана. Автор Мишар Фельдери тәхәллүсе астында иҗат итә һәм татар һәм башкорт милләтләре тарихын, һәм гомумән, төрки дөнья турында бик яхшы белә.