Актерлар йортында Ф.И.Шаляпин исемендәге фестивальдә катнашучылар белән иҗади очрашулар узачак

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

3-11 февральдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXVI Халыкара опера фестивалендә катнашучылар белән иҗади очрашулар узачак. Федор Шаляпинның (1873-1938) атаклы автобиографик китабы юллары белән “Битлек һәм җан” (“Маска и душа”) дип аталган очрашулар циклы бөек артистның тууына 145 ел тулуга багышлана. Быелгы Шаляпин фестивален ача торган “Набукко” спектакле премьерасын сәхнәгә куючы режиссер Ефим Майзель (АКШ), вокалчылар Борис Стаценко (Россия-Германия), Михаил Светлов (АКШ), Гульнора Гатина һәм Венера Протасова (Россия) Актерлар йорты кунаклары булачак.

3 февраль, 16.00, Актерлар йорты — режиссер Ефим Майзель (АКШ) белән очрашу
 

5 февраль, 18.00, Актерлар йорты — вокалчы Борисом Стаценко (Германия-Россия) белән очрашу

8 февраль, 18.00, Актерлар йорты — яшь профессионаллар өчен очрашу-практикум: Венера Протасова, Гульнора Гатина (Россия)


11 февраль, 16.00, Актерлар йорты — вокалчы Михаил Светлов (США) белән очрашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International