Казанда Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге вәкилләре,  Камал театры артистлары Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты  Аяз Гыйләҗевны искә алды. Биредә язучының каберенә чәчәкләр салынды, аның рухына Коръән укылды.

Язучыны искә алырга килүчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде.

“Аяз Гыйләҗев – татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик һәм драматург. Аның 90 еллыгы – Татарстан сәнгате һәм, гомумән, татар дөньясы өчен мөһим дата”, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Аның сүзләренчә, язучынң әсәрләрендә татар халкының рухи байлыгы, матурлыгы, шигърияте, милли үзенчәлекләре, җан яралары һәм шатлыклары чагылдырылган.

Эльвира Камалова Аяз Гыйләҗевның “Каныңда, җаныңда милли рух икән, андыйларны мин “ямаулы татарлар” дип атыйм. Ана карыннан ук Сәйдәш моңнарын, “Ак бүре” әкияләрен тыңлап үсмәгән татар беркайчан да чын татар була алмый”, - дигән сүзләрен дә искәртеп узды.

Мәдәният министрының беренче урынбасары сүзләренчә, ел дәвамында язучының 90 еллыгына багышланган чаралар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International