Казанның La Primavera камера оркестры Мәскәүдә чыгыш ясый

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Казанның La Primavera камера оркестры Мәскәүдә чыгыш ясарга җыена. Концертлар Мәскәү дәүләт консерваториясе абонементы кысаларында, 27 һәм 29 гыйнвар көнне узачак.

Беренче концерт Мәскәү консерваториясенең Рахманинов залында, икенчесе консерваториянең Кече залында узачак. Беренче кичтә оркестр белән сәхнәгә пианиночылар Рөстәм Кудояров һәм Сабрина Зелич, скрипкачы Александр Тростянский һәм флейтачы Эдита Фил да чыгачак.

Программага И.С.Бахның Бишенче Бранденбург концерты һәм Моцартның Җиденче концерты кергән.

Икенче концертта исә La Primavera оркестры профессор, пианиночы Рувим Островский белән чыгыш ясаячак. Концерт программасында  - Бах, Блох, Гайдн һәм Фут әсәрләре керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International