Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча комиссия хәбәре

12 гыйнвар 2018 ел., җомга

Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча комиссиясе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турындагы Нигезләмә буенча 2018 елда премиягә дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәр кабул итү хакында белдерә. Тәкъдимнәр 2018 елның 15 февраленә кадәр кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә кандидатлар күрсәткәндә түбәндәге документлар һәм материаллар тапшырыла:

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидат (кандидатлар) күрсәтү хакында гарызнамә;

Татарстан Республикасының иҗат берлеге яисә тиешле коллегиаль идарә органына ия башка оешма тәкъдим иткән очракта әлеге кандидатны (кандидатларны) күрсәтү турында коллегиаль орган карары;

хезмәтнең тасвирламасы;

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә торган хезмәт;

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән хезмәтнең һәр авторы тарафыннан кертелгән иҗади өлеш хакында белешмә, анкета мәгълүматлары (кадрларны исәпкә алу кәгазе);

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә торган кандидатның (кандидатларның) авторлык эшләре белән бәйле рәвештә аеруча мөһим моментларны ассызыклаучы өстәмә материаллар (фотосурәтләр, сызымнар, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һәм башкалар) бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең теләге белән җибәрелә.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үзләренең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аша, предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, югары уку йортлары, җәмәгать берләшмәләре - тәкъдим ителгән хезмәтләрнең һәм әсәрләрнең асылына туры килгән юнәлешләр буенча, Татарстан Республикасының иҗат берлекләре аша кертәләр.

Тәкъдимнәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният  министрлыгында кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 264-74-44, 264-75-14.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования