“Хәзинә” галереясендә Софья Кузьминых күргәзмәсе ачыла

12 гыйнвар 2018 ел., җомга

17 гыйнвар көнне 16.00дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә рәссам Софья Кузьминыхның күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамның 90 яшьлек юбилеена багышлана.

Софья Даниловна Кузьминых – декоратив-гамәли сәнгать остасы, ТР халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының  Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, республика, зона, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләр катнашучысы.

Күргәзмә 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования