2018 ел Россиядә Япония, Япониядә Россия елы дип игълан ителде. 18 гыйнвар көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә ачыла торган “Япония курчаклары” дип аталган күргәзмә әлеге вакыйгага багышланган беренче чара булачак.
Күргәзмәдә фарфор, агач, тукымадан ясалган 70 төрдәге курчак тәкъдим ителәчәк.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Япониянең Россиядәге Илчелеге, Япон фонды, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее оештыра.