Татарстан язучылары яңа елны яңа әдәби мәйданда каршы алды

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе
2018 елның 2 – 8 гыйнвар көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында, «Паркларда кыш» программасы кысаларында, Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әдәби мәйдан корды. Яңа ел чыршысы янында Кәнәфи  Бәдигый, Рәфкать Карәми, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Светлана Грунис, Елена Черняева, Рифат Сәлах, Ольга Журавлева, Гөлзада Бәйрәмова, Наилә Яхина, Дамир Гыйсметдин, Лилия Газизова, Ләйсән Переведенцева һ.б. чыгыш ясады. Каләм ияләре тыңлаучыларга үз әсәрләрен һәм классикларыбызның онытылмас җәүһәрләрен тәкъдим итттеләр. Иҗатчыларны тыңлап илһамланган тамашачылар да микрофон алдына чыкты.

Әдәби мәйданны Татарстан Язучылар берлеге Татар дәүләт филармониясе белән берлектә оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International