Казан Яшь тамашачы театрында «Пингвины» спектакленең премьерасы булды

2017 елның 17 декабре, якшәмбе

16 декабрь көнне Казан Яшь тамашачы театрында  немец драматургы Ульрих Хубеның «У ковчега в восемь» пьесасы буенча куелган “Пингвины” спектакленең премьерасы булды. Премьера аншлаг белән үтте. Тамашачылар яңа әсәрне бик җылы кабул итте, спектакль тәмамлангач актерларны алкышларга күмде.

Режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәгә куйган спектакльдә ТРның халык артистлары Галина Юрченко һәм Евгений Царьков, ТРның атказанган артистлары Александр Фриновский, Алексей Зильбер һәм Дмитрий Язов, артистлар Владислав Львов, Егор Белов, Юлия Маширова, Эльвина Сафина һәм Гүзәл Валишина катнаша. Рәссам - Булат Ибрагимов, композитор - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр - балаларга” дигән өч еллык федераль проект кысаларында куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International