Татарстан мәдәният министрлыгында Япония белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

2017 елның 15 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Япониянең Россиядәге илчелеге министры Тасио Ямамото белән очрашты.

Очрашуда Татарстан белән Япония арасында 2018 елда мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Искәртеп узабыз: 2018 ел Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы дип игълан ителде.

Хезмәттәшлек кысаларында күчмә экспозицияләр, япон фильмнары циклыннан тематик кино күрсәтүләр, шулай ук Татарстанда Кабуки һәм Но, ә Япониядә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театры гастрольләре оештырылырга мөмкин. Моннан тыш, Айрат Сибагатуллин япон кинематографистларын Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга чакырды һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәрне карарга әзерлеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International