Татарстан Милли музеенда “Уенчыкларның тылсымлы дөньясы” дигән күргәзмә ачылды

15 декабрь 2017 ел., җомга

Бүген Татарстан Милли музеенда “Уенчыкларның тылсымлы дөньясы” дигән күргәзмә ачылды.

Яңа елга багышланган мондый проект музейда ел саен оештырыла.

Яңа ел балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме. Карлы кыш белән бәйләнгән чара, бәйрәм табыны һәм бүләкләре белән аеруча кадерле. Яңа ел бүләген бирү, кабул итү йоласы бик борынгыдан килә. Ә балалар өчен иң яхшы бүләк тәм-том һәм уенчыклар.

Күргәзмәдә сирәк экспонатлар - узган гасырның уенчыкларын күрергә мөмкин. Биредә безнең эрага кадәр II гасырның антик курчагы, Урта гасыр сыбызгылары һ.б. тәкъдим ителгән.

Уенчыклар – төрле катламның мәдәниятын характерлый. Нәкъ шушы тема халык уенчыклары аша тасвирлана.

Күргәзмәнең иң төп герое – 2018 елның хуҗасы Сары Эт. Ул төрле материаллардан ясалган. Шулай ук күргәзмәдә бәйрәм чыршысы уенчыкларына да зур игътибар бирелә. Көнбатыш Европада һәм революциягә кадәр Россиядә һәм Совет чорында чыршыларны ничек бизәлгәне хакында да мәгълүмат бирелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования