Казан Яшь тамашачы театрында – премьера

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Шимбә, 16 декабрь көнне Казан Яшь тамашачы театрында  немец драматургы Ульрих Хубеның «У ковчега в восемь» пьесасы буенча куелган “Пингвины” спектакленең премьерасын тәкъдим итә.

Режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәгә куйган спектакльдә ТРның халык артистлары Галина Юрченко һәм Евгений Царьков, ТРның атказанга артистлары Александр Фриновский, Алексей Зильбер һәм Дмитрий Язов, артистлар Владислав Львов, Егор Белов, Юлия Маширова, Эльвина Сафина һәм Гүзәл Валишина катнаша. Рәссам - Булат Ибрагимов, композитор - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр - балаларга” дигән өч еллык федераль проект кысаларында куелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International