Казанда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты узды

Кичә, 12 декабрьдә, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 80 ел тулуга багышланган зур концерт узды.

Театр фойесында 80 еллык тарихы булган легендар ансамбльнең үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Юбиляр ансамбльне котларга Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова килде.

“Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – безнең горурлык, республиканың йөзек кашы, – диде министр Айрат Сибагатуллин. –Биредә үз эшенең осталары эшли. Коллективны чит илләрдә дә яратып каршы алалар. Сәхнә ветераннарына да рәхмәт әйтәм. Сез салган юлдан бүген дә баралар. Алар аны бозмады, сәнгать юлын тагы да киңәйттеләр. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән чын күңелдән горурланам”.

Мәдәният министры Раил Ганиев, виталий субуханов, Диләрә Палатова, Чулпан Сәлимуллина һәм Айгөл Кыямовага “”Татарстан Республикасының Атказанган артисты“ мактаулы исемен тапшырды. Ансамбльнең сәнгать җитәчесе, ТРның халык артисты айрат Хәмитов, ансамбльнең директоры, Трның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуковка, ансамбльнең баш балетмейстеры, Рфның атказанган, Трның халык артисткасы Раилә Гарипова, ансамбльнең бар хормейстеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Гәрәевкә  Куп еллык нәтиҗәле хезмәт һәм мәдәният үсешенә керткән зур өлешләре өчен ТР Президенты Рәхмәте белдерелде.

 Юбилей концертының икенчесе бүген,13 декабрьдә дә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования